19 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы игълан ителде
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы билгеле булды.
-
Язмыш
Суга баткан малайны коткарып премия алган Галия: «Үзем турында уйларга вакыт булмады»
Ире белән балыкка барган җиреннән фаҗига булганын күреп, Галия Ситдыйкова, ике дә уйламый, салкын суга сикерә. 27 яшьлек хатын 8 яшьлек малайның гомерен саклап кала. Уйламаган җирдән ул танылган режиссер Тигран Кеосаян исемендәге премиягә лаек була.
-
Яңалыклар
Казанга АСЕАНның барлык иләреннән вәкилләр килде
Казанда узган Россия – АСЭАН саммитына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) барлык 11 әгъза – иленнән вәкилләр килде.
-
Яңалыклар
Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүм иткән йортта төзекләндерү эшләре 3 ай алып барылачак
Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән йортны тулысынча яшәрлек хәлгә китерү өчен якынча өч айлап вакыт кирәк. Йортта яшәгән 192 кешегә тору урыннары булдырылган.
-
Яңалыклар
Белгеч сөт ризыгыннан баш тартуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлатты
Сөт ризыклары һәркайсыбызның, шул исәптән балаларның “сәламәт” туклану рәвешендә әһәмиятле урын алып тора. Сөтсез туклану организмга кальций һәм тулы кыйммәтле аксымның керүен кыенлаштыра. Балаларга, үсмерләр һәм өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур куркыныч белән яный бу. Азык-төлек биотехнологияләре лабораториясе белгече Алла Новокшанова “МК.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Казанда Сабан туена бүләк җыю йоласы узды
Бүген Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы мәйданчыкта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена бүләк җыю йоласы узды. Биредә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шәһәр халкын һәм кунакларны алда көтелгән бәйрәм белән котлады.
-
Җәмгыять
Дәвам(ч)ым: үз хыялларыңны балаңа көчләп «тагу» нәрсәсе белән куркыныч?
Чынга ашмый калган балачак хыялыгыз бармы? Бәлки сез балерина булырга яки нинди дә булса музыка уен коралын үзләштерергә теләгәнсездер? Бәлки теш табибы булып, күп итеп акча эшләргә җыенгансыздыр?
-
Яңалыклар
Түбән Камада мошенниклар 69 яшьлек ирнең 1 750 000 сум акчасын урлаган
Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Җәй исе: стилист Регина Сәлаховадан киңәшләр
Гүзәл затларның җәйге җиңел күлмәкләренә, ачык иңбашлары, чираттагы ял кәефенә хушбуйның ниндие килешә? Стилист Регина Сәлахова киңәшләре болайрак. Елның иң җылы фасылында түбәндәге исләр иң кулае булып санала.
-
Яңалыклар
Башкортстанда бер ир-ат поезддан егылып һәлак булган
Башкортстанда Куйбышев тимер юлының Чишмә-Шөңгәккүл станцияләре арасында фаҗига булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Транспортта тикшерү үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Үзәк банк төп ставканы киметте
Россия Банкы Директорлар советы бүгенге утырышында төп ставканы 0,25 процентка киметеп, 14,25 процентка калдырган. Бу хакта Банк сайтында хәбәр ителә.
-
Сәламәтлек
Җәен иммунитетны ничек ныгытырга?
Җәй җитте дә чир бетте дигән сүз түгел. Салкын тиеп, йөткереп, температура күтәрелеп, авырулар елның иң җылы фасылында да сагалап кына тора. Җәйне авырып башлагансың икән, «Көз җиткәч, нишләрмен?» дигән хафалы уйлар башка килә. Елның салкын чорын авырып уздырмас өчен, иммунитетны ничек ныгытырга соң?
-
Яңалыклар
Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачтылар
Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачкан. Самолет атнасына ике тапкыр очачак. Бу хакта “Татар-информ” республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә таянып яза.
-
Риман Гыйлемханов
«Сине көтте, диярсез!»
Кайсы елны икәнен хәтерләмим, бәлки Бөек Җиңүнең берәр юбилеен билгеләп үтү елы булгандыр, безнең авылда һәр капкага калай йолдыз кадаклап чыктылар. Бу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны әледән-әле хәтердә яңартып тору өчен эшләнде. Һәр капкага икән, димәк, һәр гаиләдән бер яки берничә егет яу кырыннан кайтмаган дигән сүз.
-
Язмыш
Яшәтәсе килә! Энҗе Йосыповага ярдәм кирәк
Казанда яшәүче 27 яшьлек Энҗе Йосыпова язмышның ачы җилләренә каршы барырга тырыша. Театр училищесын тәмамлап, эшкә урнашкан кызга зур сынау килә. Беркөнне йокысыннан уяна алмаган Энҗегә табиблар баш мие яман шеше диагнозы куя. 2018 елда була бу хәлләр. Операция кичереп, химия терапиясе курслары узган кыз, чирне җиңгән дә кебек була. Әмма 3 елдан чир янә баш калкыта.